16+

Җанатарлар җанга якын

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов журналистлар белән очрашты.

Җанатарлар җанга якын

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов журналистлар белән очрашты.

Татарстанда FAN-ID җанатарлар паспортына 76 мең кеше ия булган. Конфедерацияләр кубогы матчларына билет алган кешегә җанатар паспорты үзәкнең үзендә яки почта аша китерткән очракта да бушлай бирелә. Казанда җанатар паспорты әзерләү үзәкләре Бауман урамындагы 44/8нче һәм Четаев урамындагы 10нчы йортта эшли. Матч алдыннан "Казан-Арена" футбол стадионы территориясендә оештырылган чатырларда да җанатар паспорты алырга мөмкин. Өч матчка дүрт мең кеше паспортны шул чатырларда эшләткән.
- Җанатар паспорты, матчка билетың булган нәүбәттә, Конфедерация Кубогы узучы шәһәрләрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә. Моннан тыш, җанатар паспорты белән Конфедерация кубогының беренче матчына ун көн алдан һәм финал уеныннан соң ун көн дәвамында Россиягә визасыз кереп була,-диде Роман Шәйхетдинов.
Җанатар паспортыннан башка матчларга кереп булмый, ул балалар өчен дә мәҗбүри шарт. Җанатар паспортын тикшерү аппараты экранына куйганда, шәхес турында барлык мәгълүмат килеп чыга.
- Җанатар паспорты булса да, хокук сакчылары 15 кешене стадионга уздырмады. Моның өчен билгеле бер сәбәпләре бардыр, күрәсең,-диде Роман Шәйхетдинов.- Конфедерация Кубогы матчларын үткәрүдә катнашып, Казан да дөнья тарихына языла. Танылган шәхесләр: "Спорт ярышларын карарга йөгереп, шәһәр белән танышырга да ара юк. Казанга соңыннан махсус киләбез әле",-диләр. Җанатар бүген спорт ярышларын караса, иртәгә Казанның җанатар-туристына әйләнәчәк бит. Халыкара дәрәҗәдәге чараларның Казанда узуы бу яктан да әһәмиятле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading