16+

Арбузов премиясе Германиягә китте

Бүген Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә Германия галименә Халыкара Арбузов премиясе тапшырдылар. Фосфорорганик химия өлкәсендә уңышлары өчен Регенсбург университеты профессоры Манфред Шеерга бүләкне Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин үзе тапшырды.

Арбузов премиясе Германиягә китте

Бүген Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә Германия галименә Халыкара Арбузов премиясе тапшырдылар. Фосфорорганик химия өлкәсендә уңышлары өчен Регенсбург университеты профессоры Манфред Шеерга бүләкне Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин үзе тапшырды.


Манфред Шеер исеме дөньяга фосфор химиясе өйрәнүче галим буларак таныш. Аның әлеге юнәлештә 500гә якын фәнни эше бар. Ул фосфорның яңа, шар сыман структурасын булдырырга ирешә. Киләчәктә галинең бу ачышы электроника һәм медицина өлкәсендә яңа материаллар ясарга ярдәм итәчәк.

Әлеге чара органик химиягә багышланган ХХ яшьләр конференция-мәктәбе үткәрелү кысаларында узды. Россиядә 1998 елдан үткрәрелүче мәктәп-конференцияне башкала инде өченче тапкыр кабул итә. Фосфорорганик химия өлкәсендә бирелгән халыкара Арбузов премиясе 1997 елның 11 июлендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан гамәлгә кертелгән иде. Бу дата химик-органик, фосфорорганик химиклар мәктәбенә нигез салучы Александр Арбузов тууына 120 ел булу белән дә истәлекле. Егерме ел эчендә халыкара Арбузов премиясе 11 галимгә (шуларның икесе россия галиме) тапшырыла.

- Аталы-уллы Арбузовларның фәнгә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Алар йөз елга якын Казан химия мәктәбе тотнагы булган кешеләр генә түгел, ә актив җәмгыять эшлеклеләре дә иде. Әлеге премия химия фәнен үстерергә, фәнни ачышлар ясаган галимнәрне барларга ярдәм итә. XIX гасырдан бирле барлыкка килгән мәктәп, дөньяга берничә дистә галим бүләк итте. Хәзер дә Татарстан Россия буенча химия өлкәсендә алдынгы төбәк. Төрле фәнни-тикшерү эшләрен 20 меңгә якын фәнни хезмәткәр алып бара, - диде Алексей Песошин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading