16+

Атна башында төнлә салкын һава торышы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле.

13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак.
14 мартта шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм җепшек кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә минималь температура -3тән -8 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр, көндез максималь температура -3тән 2 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда шулай ук бозлавык сакланачак, игътибарлырак булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading