16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңа елга кадәр эшли

5 сентябрьдә старт алган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 227 миллион сумлык продукция китерелгән.

5 сентябрьдә старт алган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 227 миллион сумлык продукция китерелгән.

Бүгенге көндә Казанда җиде авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган. Халык соравы буенча Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарындагы сәүдә урыннары үзгәртелгән. Агросәнәгать паркы белән Чехов базарындагы мәйданчыклар халык арасында аеруча популяр. Ярминкәләрдәге товарлар супермаркет бәяләреннән 20 процентка арзанрак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен Казанда яңа елга кадәр үткәрү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading