16+

Айдар Хәлим автограф-сессия үткәрә

4 августта Казанның тарихи урыннарының берсе - элеккеге Матбугат йорты, хәзер «Ногай» кунакханә комплексының (Бауман ур. 19 й.) «Тукай» конференц-залында танылган татар язучысы һәм шагыйре Айдар Хәлим автограф-сессия үткәрә. Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында әдипнең татарча «Татар солдаты» романы һәм русчага тәрҗемәдә «Татарский воин» китабы дөнья күрде. Әсәр Рейхстагка беренчеләрдән булып җиңү байрагы куйган Газетдин Заһитовның тормыш һәм суышчан юлын бәян итү белән үзенчәлекле. Язучы әлеге романын иҗат иткәндә аз билгеле булган архив материалларына һәм тарихи документларга нигезләнә. Очрашуда авторның бу һәм башка китапларының язылу тарихы һәм кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading