16+

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган торган акча күләме арта

Россиядә беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган акча күләме артырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Известия"га сылтама белән.

Россиядә беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган акча күләме артырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Известия"га сылтама белән.

Әлеге тәкъдимне якындагы вакытта узачак демография мәсьәләләре буенча Федерция Советы түгәрәк өстәлендә караячаклар. Бу хакта RT чыганагына биргән интервьюсында Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Валерий Рязанский әйткән.

Рязанский фикеренчә, бер тапкыр түләнә торган акча күләмен үстерү туучылар санын артыруга булышачак. Шулай ук ул илнең аерым төбәкләрендә мондый түләүләр бар дип өстәде. Хәзер бу сорауны федераль югарылыкта караячаклар.

Ата-аналарга өстәмә булышу ысуллары кирәк, дип ассызыклаган ул. " 90-нчы елларда туган яшь хатын-кызлар хәзер әни була. Билгеле булганча, бу вакыт - демографик төшенкелек чоры. Шуңа да халык аз санда". Сәясәтче бу ярдәм төбәк һәм федераль бюджетлардан булырга тиеш диде. Әлеге сорауны законлы рәвештә эшләү өчен хәзерге бюджет белән бәйләп карарга кирәк. Шуннан соң гына төгәл сумма турында сөйләргә була.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading