16+

Балык та капты, дистә һәм йөз меңнәрлек бүләкләр дә ияләрен тапты

Лаеш районында 17-18 августларда балык тоту буенча «Тоталь спиннинг Казан-2017» бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге узган ел беренче мәртәбә оештырылган иде. Быел инде халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.

Лаеш районында 17-18 августларда балык тоту буенча «Тоталь спиннинг Казан-2017» бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге узган ел беренче мәртәбә оештырылган иде. Быел инде халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.

- Йөзгә якын экипаж җыелды. Норвегиядән дә команда килде хәтта. Башта бәйгене Казан янында гына үткәргән идек. Хәзер инде Лаеш районында колачлырак һәм катлаулырак сулыкны сайладык, - дип таныштырды турнир рәисе Роман Маслов.

Узган елгы бәйге вакытында спортчы-балыкчылар 80 килограмм авырлыктагы җәен балыгын да тартып чыгарган булган.
- Ул җен балыгы очко хисабына кертелмәде, кире суга җибәрелде, - дип искә төшерде Роман Маслов. - Быел да җәенне алмыйбыз, бу спорт рухында түгел. Очко хисабына чуртан, судак, алабуга, ерш һәм жерех балыклары гына языла.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов спортчы-балыкчыларга уңышлар теләде.
- Мин ял көннәрендә ике тапкыр балыкка бардым. Кич өйгә шахтер кебек арып кайттым. Ял итәргә дип бардым бит инде югыйсә. Монда балык тотуның чын фанатлары җыелган. Сез инде талчыкмагыз, киресенчә, көч туплагыз, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Балык тоту бәйгесендә Яшел Үзән шәһәренең «Приют рыбака» командасы абсолют чемпион дип табылды. Иң зур чуртан тоткан Николай Ильин белән Евгений Карчинскийга 30 мең сумга сертификат бирелде. Команда төп призга - 500 мең сумга һәм иганәчеләрнең 200 мең сумына да лаек булды.

Ульяновск шәһәреннән «Русский характер» командасы да 9 чуртан балыгы эләктергән иде, ләкин, кечерәкләр. Ульяновск һәвәскәрләренең уңышы - икенче урын һәм 325 мең сум. Өченче урынны һәм 240 мең сумны Түбән Новгород шәһәреннән «Фортуна» командасы яулады.

Норвегия командасы призлы урыннарга чыга алмаса да, Татарстан табигатенә һәм балык тоту буенча гаҗәеп конкурска соклануларын әйтте, киләсе елда һичшиксез катнашачакларын белдереп куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading