16+

Бауман урамында акча эшләүнең җиңел ысулын уйлап тапканнар

Казанның Бауман урамы тынып торганы юк. Анда гел халык. Кемдер шаккаттыра, икенчеләре шакката, кемдер алдый, кемдер алдана дигәндәй... Яшьләр акча эшләүнең нинди генә юлларын уйлап тапмый.

Казанның Бауман урамы тынып торганы юк. Анда гел халык. Кемдер шаккаттыра, икенчеләре шакката, кемдер алдый, кемдер алдана дигәндәй... Яшьләр акча эшләүнең нинди генә юлларын уйлап тапмый.

Турникта фәлән минут тора алганнарга акча вәгъдә итүче "уен-капкын"га халык инде эләкмидер дисәм, ялгышканмын икән. Элек Сабантуйларында гына популяр булган бу уен Казанның үзәк урамына да күчкән. Тагын бер уен уйлап тапканнар әле. Монысы да акчаны суыра торган "капкын-уен"нарның берсе. 100 сумыңны түлисең дә, авыш куелган тактада ятучы шешәне, кармак белән балык тоткандай, башына боҗра беркетелгән таяк ярдәмендә күтәреп куярга кирәк. Шешә басып калса, син җиңүче - 500 сум бүләк бирәләр, тәгәрәп китә икән, акчадан колак кагасың. Шешә янына халык шактый җыелган. Карап торышка гади генә тоелган бу уенда һәркемнең катнашасы килә. Үзләре дә сизмәстән куллары акча янчыгына үрелә. Йөз сумлыклар беткәч кенә, моның "кәкре каенга терәтү" икәнен аңлап алалар бугай. Ә уенны алып баручы егет үзе моны гади генә эшли, бер дигәндә шешә башын эләктереп тә ала, күтәреп тә куя. Сере нидә икәнен ачыклый алмадым, алып баручы исә: "Монда кул осталыгы гына җитми, уенны аңларга кирәк", - дип ышандырган була. Имеш, кемдер күпме тырышса да булдыра алмый, ә бер 17 яшьлек кыз өченче тапкырдан ук шешәне бастырып куя алган. Егет ярыйсы гына акча эшли, без басып торган биш минут эчендә генә дә 3 кеше уйнарга өлгерде. Төп бүләкне отучылар гына булмады. Карап торырга кызык. Акчалары җилгә очкан кешеләр кызганыч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading