16+

Бер-бер артлы өч үлем: сеңлесе, аның егете һәм кызның абыйсы

29 яшьлек ирнең гәүдәсе ваннада табылган.

29 яшьлек ирнең гәүдәсе ваннада табылган.

Ир соңгы айда кыз туганы үлеме белән бәйле көчле депрессиядә булган. Кыз 2020 елның 9 декабрендә туганнары фатирны арендага алган панель йорт янында үле килеш табыла. 25 яшьлек Уфа кызы тирән депрессиядә булган. Ике атна элек кенә аның сөйгәне үз-үзенә кул салган. Кызның туганнары әйтүенчә, аны үлгән егетнең якыннары әлеге хәлгә катнашлыгы булуда гаепләгән.
Кызның абыйсы егете кондиционерлар урнаштыру белән шөгыльләнүче фирмада эшләгән. Яңа ел каникулларын өйдә әнисе белән үткәргән. Шулай ук аның янына беренче никахыннан булган баласы да килеп йөргән. Элекке хатыны белән аңлашылмаучанлыклар булса да, егетнең әнисе сүзләренчә, алар әллә ни зур булмаган.
Кыз туганының үле гәүдәсе табылгач, ә моңа кадәр кызның егете дә вафат булгач, ул тирән депрессиягә бирелгән. Егетнең танышы билгеләвенчә, фаҗигагә кадәр ул үз-үзенә кул салырга теләвен әйткән булган, тик аңа беркем дә ышанмаган, дип яза “Кызыл таң”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    Талига

    0

    0

    Дети эгоисты..о маме и не подумали..как ей жить с такой депрессией ..как с таким горем дальше жить ей???

    Мөһим

    loading