16+

Бер чиләгемдә – сөт, бер чиләгемдә – май

Сабан туйларында борынгы заманнарда ханнар, бай-бәкләр оста һөнәрчеләрне бүләкләгәннәрдер, мөгаен. Бүген дә тырыш-уңган хезмәтчәннәрне халык алдында мәйдан түренә чакырып хөрмәтләү-милли бәйрәмебезнең матур күренеше.

Бер чиләгемдә – сөт, бер чиләгемдә – май

Сабан туйларында борынгы заманнарда ханнар, бай-бәкләр оста һөнәрчеләрне бүләкләгәннәрдер, мөгаен. Бүген дә тырыш-уңган хезмәтчәннәрне халык алдында мәйдан түренә чакырып хөрмәтләү-милли бәйрәмебезнең матур күренеше.

Балык Бистәсе районындагы Балтач (Юлсубино) авылы Сабан туенда халык Мостафиннар, Шәмсетдиновлар һәм Фәрзетдиновлар гаиләләренә дәррәү кул чапты. Раилә белән Рөстәм Мостафиннар шәхси хуҗалыкларында сигез сыер асрыйлар. Дәүләткә ел башыннан 13 мең 203 литр сөт тапшырганнар. Тәнзилә белән Илсур Шәмсетдиновлар биш сыер тота. Алар тапшырган сөт- 5 мең 827 литр. Лилия белән Ринат Фәрзетдиновлар өченче урында, аларның күрсәткече-2023 литр.
Ямаш белән Балтач авыллары халкы узган ел шәхси хуҗалыкларыннан гомүми исәптә 292 мең 558 литр, ә быелның июленә 157 мең 704 литр сөт тапшырган.
- Балтачта шәхси хуҗалыкларда йөз баш савым сыер исәпләнә. Сыер асраучыларга Татарстан хөкүмәте тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә. Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар санын бишкә җиткерергә әзерләнеп йөрүче тагын берничә яшь гаилә бар,-диде Юлсубино җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.
- Хәл бар чагында авыл җирендә сыер асрамыйча булмый бит инде ул. Сабан туенда шулай бүләкләр алырбыз дип уйламаган да идек. Болай зурлагач, сыерларны җырлый-җырлый савачакбыз инде,-диделәр, беравыздан, тырыш хуҗабикәләр Раилә, Тәнзилә һәм Лилия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading