16+

Бүген Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе була

Бүген 18:00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи исемендәге әдәби премияләр иясе Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган кичә була.

Анда Г.Тукай премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллинһәм Гәрәй Рәхим; филология фәннәре докторы Октябрь Кадыйров; шагыйрьВасилий Евтушенко, Әхмәт Саттар, Мөхәммәт Миначев;Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Саләхов, Резеда Галимова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Гөлшат Имамиева, Наил Сәгъдиев, Айдар Габдинов; артистлар Илнур Закиров, Айгөл Гарипова, Раил Шәмсуаров, Зөлфия Шәмсуарова, Фәнис Сәхабетдинов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Казан шәһәренең 2нче гимназиясе укучылары, язучының дуслары, туганнары катнаша.
 
Кичәдә Айдар Хәлим әсәрләре, җырлар, инструменталь музыка яңгырый, язучының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан әзекләр күрсәтелә,  дип хәбәр итә Матбугат.ру.
 
Сценарий авторы һәм режиссер Нурания Җамали.

Фото: eadaily.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading