16+

Боҗралы узышларда Казан егете дә катнаша

23-24 сентябрь көннәрендә Биектау районында урнашкан «Kazan Ring» автотрассасында Боҗралы узышларның Россия сериясенең финал этабы узачак. Биредә 100 катнашучы арасыннан төрле техник категорияләрдә биш җиңүчене генә сайлап алачаклар.

Боҗралы узышларда Казан егете дә катнаша

23-24 сентябрь көннәрендә Биектау районында урнашкан «Kazan Ring» автотрассасында Боҗралы узышларның Россия сериясенең финал этабы узачак. Биредә 100 катнашучы арасыннан төрле техник категорияләрдә биш җиңүчене генә сайлап алачаклар.

- Боҗралы узышларның Россия сериясе финал өлешен без инде өченче ел рәттән Казанда оештырабыз. Ел саен хәлиткеч ярышлар сезонның йөзек кашына әверелә. Казандагы һәр узыш - титул өчен чын көрәш, искитмәле юл, югары оештыру дәрәҗәсе белән сокландыра, - ди Боҗралы узышларның Россия сериясе җитәкчесе Олег Петриков.

Ярышларда Казан узышчысы Айдар Нуриев та катнашачак. Финал этабы алдыннан ул «Национальный» классында беренчелектә бара. Көндәше аннан 8 очкога калыша. Айдар Россия Кубогы этабы, Татарстан ачык чемпионаты җиңүчесе дә әле.

- Мин ярышкан класста беренче урынга өч-дүрт кеше дәгъва кыла, барысы да Казанда хәл ителер дип уйлыйм. Көндәшләрнең һәммәсе дә бик тәҗрибәле кешеләр, шуңа күрә алдынгылыкны саклап калу җиңел булмас. Ярышларның Казанда узуына шат мин. Миңа да, командама да монда чыгыш ясау җиңелрәк булачак. Без бит әле Россия сериясе белән беррәттән Татарстан узышларында да катнашабыз. Казандагы трасса автоузышчыларга да, тамашачы өчен дә бик кызыклы, - диде Айдар Нуриев.

Узышлар нәтиҗәсендә ике Россия чемпионы, ике Россия Кубогы һәм «Юниор» классында Россия беренчелеге титулы ияләре ачыкланачак.

Теләгән һәр кеше ярышларны бушлай карый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading