Вакыйга көндез "Филармония" тукталышы янында булган. 26 яшьлек Казан кызы тукталышта автобус көтеп торган. Шул вакытта аның янына 3 хатын-кыз килеп, анда бозым барлыгын хәбәр иткән. Ритуалны башкарыр өчен ул кыздан кәгазь акча сораган һәм тиен акчаны шуңа төргән. Шуннан соң ул кызга төргәкне акча янчыгына тыгып куярга кушкан. Кыз сумкасыннан аны тартып чыгаруга, җинаятьче шуннан берәр меңлек ике купюраны эләктереп алган.
Хатын-кыз исә Казан кызына тиздән бу акчалар кире кайтыр дип иптәшләре белән китеп барган. Алданган кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Тәртип саклаучылар 30, 32 һәм 66 яшьләрдәге 3 хатын-кызны кулга алган.
Комментарийлар