29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Казан урамнарында, кичке сәгать 5тән 9га кадәр, биш күчмә театр эшләячәк.
Мобиль театр бизәлгән автомобильләр дә хәрәкәт итәчәк. Алар кешеләр күп җыелган урыннарга, әйтик, паркларга туктап, тамашалар куеп, кешеләрне мандариннар белән сыйлап йөриячәк. Күчмә театр һәм цирк артистлары, шул рәвешле, 140 спектакль күрсәтмәкче.
Казан Кремле тирәсендә дә Яңа ел рухы хөкем сөрә. Спасс манарасында Яңа ел алдыннан 3D-mapping форматында утлардан шоу тәкъдим ителәчәк. Тамашага җыелган халык яктырткычлар ярдәмендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Владивосток калаларының күркәм урыннарын күрә алачак. Уникаль шоуны 23 декабрьдән 31енә кадәр һәр кичне 18.00-22.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак. Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Наталья Гречанникова сүзләренчә, әлеге шоу алда санап үткән шәһәрләрдә бер үк вакытта күрсәтелә.
Комментарийлар