16+

Быел Татарстанда 8 яңа бассейн һәм 5 спорт залы кулланылышка тапшырылачак

Татарстанда беренче тапкыр торак пунктларда аерым спорт объектларын төзү буенча программа тормышка ашырыла. Шулай итеп, быелның җәенә республикада сигез бассейн (Апас, Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында) һәм биш универсаль спорт залы (Әлки, Апас, Чүпрәле, Лаеш һәм Чиремшәндә) төзелеп сафка басачак.

Татарстанда беренче тапкыр торак пунктларда аерым спорт объектларын төзү буенча программа тормышка ашырыла. Шулай итеп, быелның җәенә республикада сигез бассейн (Апас, Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында) һәм биш универсаль спорт залы (Әлки, Апас, Чүпрәле, Лаеш һәм Чиремшәндә) төзелеп сафка басачак.

Әйтергә кирәк, спорт объектларын төзү узган елда башланган. Хәзерге вакытта аларда тулы куәтенә төзү эшләре гөрли. Бүгенгә объектлар 40-50 процентка әзер. Питрәч районындагы шундый объектларның берсен без дә карап кайттык.

Бассейннарны төзү өчен җаваплы “Фортекс” компаниясенең директор урынбасары Азат Ганиев әйтүенчә, 1260 квадрат мәйданны тәшкил иткән  объект узган елның августында төзелә башлаган. Июньдә исә тапшырырга планлаштыралар. Төзүчеләр әйтүенчә, хәзерге вакытта зур, төп эшләр эшләнгән инде. Калган башка эшләр белән беррәттән, язга чыккач, ишегалдын матурлыйсы кала.

Биредә зурлар һәм балалар өчен аерым бассейннар булачак. Кечкенәләр өчен булган бассейнда берьюлы – 18 бала, ә зурысында 40 өлкән кеше су коена ала. Мөмкинлекләре чикле булганнарга киенеп-чишенү өчен аерым бүлмәләр каралган. Гомумән алганда, дүрт киенеп-чишенү бүлмәсе (малайлар, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен) бар. Моннан тыш, бина эчендә медицина пункты һәм лаборатория бүлмәләре ясалган.    
Объектның урнашу урыны да уңайлы. Якында гына балалар бакчасы, мәктәп һәм спорт комплексы урнашкан.
Әлеге программа турында журналистларга Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.

– Күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путин сәламәт яшәү рәвеше, спортка зур игътибар бирергә кирәклеге турында әйткән иде. Монда сүз, әлбәттә, массакүләм спорт турында бара. Республикада спорт объектлары күп төзелә. Соңгы биш елда гына да Татарстанда 791 спорт корылмасы төзелде, – диде ул.

Моннан тыш, җитәкче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнахенов карары белән, республикада сигез бассейн һәм биш универсаль спорт залы төзү турында әйтте. Әлеге спорт объектлары заманча техник чаралар белән җиһазландыралачак. Универсаль спорт залында кирәкле барлык әсбаплар да бар.

Ни өчен нәкъ менә шушы районнар бәхетлеләр исемлегенә эләккән соң? Илшат Гыймаев аңлатуынча, алар болай гына сайланылмаган.
– Аларны сайлаганчы, җентекле анализ ясалды, төрле яктан тикшерелде һәм бу районнарда спорт объектлары җитмәве ачыкланды. Әлеге биналар – спорт яратучы халыкка бик зур бүләк булачак, – диде җитәкче.        

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading