16+

Быелгы уңыш, алдагы җиде ел белән чагыштырганда, мулрак булган

Җыеп алынасы уңыш - 300 мең гектар Республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. Һава шартларының уңай булмавы нәтиҗәсендә, Татарстанда сентябрь аенда игенчеләр 10 мең тонна гына ашлык суктыра алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл...

Җыеп алынасы уңыш - 300 мең гектар

Республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. Һава шартларының уңай булмавы нәтиҗәсендә, Татарстанда сентябрь аенда игенчеләр 10 мең тонна гына ашлык суктыра алган.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

- Әле 79 мең гектар мәйданда орлыкка дигән кукурузны җыясы бар. Шулай ук көнбагыш, шикәр чөгендерен алу өчен дә яхшы һава торышы кирәк, - диде тармак министры.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, якынча 3,5 млн тонна бөртек таләп ителә. Быел уңыш, алдагы җиде ел белән чагыштырганда, мулрак булганлыктан, Татарстан якынча 1 млн тонна ашлык сата алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading