16+

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бүген ике бәйрәм уңаеннан котлаулар тынмый. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин да мөселманнарны изге бәйрәм белән котлады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Корбан гаете уңаеннан иң төп бәйрәм чарасы узган Галиев мәчетендә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул вәгазендә мөселман галимнәренең фәнгә керткән өлеше...

Бүген ике бәйрәм уңаеннан котлаулар тынмый. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин да мөселманнарны изге бәйрәм белән котлады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Корбан гаете уңаеннан иң төп бәйрәм чарасы узган Галиев мәчетендә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул вәгазендә мөселман галимнәренең фәнгә керткән өлеше турында сөйләде. Мәктәп балаларын Белем көне белән тәбрикләде. Язучы Антон Чеховның сүзләре белән "Ничә тел беләсең - син шуның кадәр кеше" дип, балаларга күбрәк телләр өйрәтергә өндәде...

Камил хәзрәт Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.Россия Президенты Владимир Путин да мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.«Өммәтнең бөтенлеге һәрвакытта да, бүгенге көндә дә милләтара һәм динара диалогны камилләштерү, ил үсешендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен ныклы нигез булып хезмәт итә. Әлеге гаять зур потенциалның белем бирү, мәгърифәт, мәдәни проектларда гамәлгә ашырылуын күрү күңелгә рәхәтлек бирә», - диелә Россия Президентының тәбрикләү сүзендә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлауларыннан тыш, гадәттәгечә, үзе катнашкан чаралардан истәлекле мизгелләрне инстаграм битендә чагылдырып бара. Белем көнендәге күренешләргә кадәр ул, Корбан бәйрәме уңаеннан коймак белән чәй эчеп утыручы әнисе Васига ханымның фотосын куйган иде. Табада мичтә пешә торган коймак фотосын да кыска гына вакыт эчендә 10 меңнән артык кеше карарга өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading