16+

Чит илләрдәге ватандашларыбызны Татарстанга күчерү программасы расланды

Чит илләрдәге ватандашларыбызны Татарстанга күчерү программасы расланды

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның ирекле рәвештә Татарстанга күчерүдә ярдәм итү буенча программаны раслады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

2017-2018 елларга каралган ватандашларны күчерү программасы 300 кешегә республикага күченергә ярдәм итәчәк.

Программа мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, спорт, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм шушы юнәлешләр буенча укыган студентларны күчерүне күздә тота. Өстенлек актуаль фәнни һәм технологик проблемалар белән шөгыльләнүче белгечләргә һәм галимнәргә биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading