16+

Чулпан Хаматова Казанның почетлы гражданины тамгасын алды

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Исур Метшин республиканың дәүләт һәм башкаланың югары бүләкләрен тапшырды. Театр һәм кино артисты Чулпан Хаматова "Казанның почетлы гражданины" исемен алды. Ә танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Алишер Усманов тантанага килә алмады, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Чулпан Хаматова бүләкне алгач дулкынлануын яшермәде, ихлас рәхмәтен җиткерде. -...

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Исур Метшин республиканың дәүләт һәм башкаланың югары бүләкләрен тапшырды. Театр һәм кино артисты Чулпан Хаматова "Казанның почетлы гражданины" исемен алды. Ә танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Алишер Усманов тантанага килә алмады, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Чулпан Хаматова бүләкне алгач дулкынлануын яшермәде, ихлас рәхмәтен җиткерде.

- Бүләкләргә бик исем китмәвен беләсез, әмма монысы аерым әһәмияткә ия. Казан минем өчен туган шәһәрем булып кала. Монда "хәйрия" дигән сүз аерым мәгънәгә ия. Мин хәйриячелек белән танылган кешеләр генә шөгыльләнә ала дигән сүзне бер генә ишетмәдем, тик Казан белән Татарстан үз мисалларында хәйриячелек бөтен дөнья эше икәнлеген күрсәтәләр. Мин Казанны шуның өчен дә яратам. Монда минем туганнарым яши. Монда - минем укытучыларым, - диде ул җавап сүзендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading