16+

Чын безнеңчә матур милли кием карарга кил

28 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Г. Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" проекты кысаларында "Татарча Casual" 2015 елгы яз һәм җәй коллекциясен тәкъдим итә.

Чын безнеңчә матур милли кием карарга кил

28 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Г. Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" проекты кысаларында "Татарча Casual" 2015 елгы яз һәм җәй коллекциясен тәкъдим итә.

Заманча милли кием презентациясеннән соң "Бүгенге заман һәм милли кием" темасына дисскуссия дә уздырылачак. Аны Раил Өметбаев алып барачак. "Татарча Casual" проектының җитәкчесе Айгөл Сөнгәтуллина әйтүенчә, милли киемнәрне тәкъдим иткән мондый чара татар мәдәнияте өчен беренче тапкыр гына уздырыла. Иң мөһиме - чара бернинди дәүләт ярдәменнән башка, яшьләрнең үз көчләре белән оештырылган. Кичәне "Yummy Music Band" төркеме дә ямьләндерәчәк. Алар элеккеге җырларны заманчалаштырып башкарачак. Камал театрының фойесында яшь дизайнерларның эшләре урын алачак. Чараның төп максаты - традицияләребезне барлау һәм халыкка кире кайтару.
"Татарча Casual" проектының милли кием үрнәкләре:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading