16+

Чыршы уенчыгын билетка алыштыр!

Казанның Милли музее быел тагын "Чыршы бизә!" акциясен уздыра.

Казанның Милли музее быел тагын "Чыршы бизә!" акциясен уздыра.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен ясаган чыршы уенчыгыңны керү билетына алыштырырга һәм шулай итеп, музейның чыршы уенчыклары коллекциясен баетырга мөмкин. Киләчәктә әлеге уенчыклар ТР Милли музеенда куелачак Яңа ел чыршысын бизи, ә иң сирәк очрый торганнары музей фондына тапшырылып, экспонат буларак сакланачак.

Акция 15 гыйнварга кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading