16+

Данис Зарипов 4 милли хокей лигасы клубыннан баш тарткан

Допинг скандалыннан соң хоккейчы Данис Зарипов әлегә бер хоккей клубына да теркәлмәгән.

Допинг скандалыннан соң хоккейчы Данис Зарипов әлегә бер хоккей клубына да теркәлмәгән.

Исегездә булса, июль аенда Данис «Ак Барс»ка кайткан иде. Берничә атнадан исә аны допинг куллануда гаепләп ике елга Европа лигасында чыгыш ясаудан тыйдылар. Бер караганда спортчы өчен бу профессиональ карьераның тәмәмлануы кебек, ләкин тыюлар Милли хоккей лигасы өчен таралмый. Спорт карьерасын ул океан артында дәвам итә ала. Ләкин Зарипов МХЛның инде дүрт клубы тәкъдимен кире каккан.

-Милли хоккей лигасы турында сөйләүдән мәгънә юк, әлегә тынлык. Берничә клубтан тәкъдимнәр булды, ләкин алар минем таләпләргә туры килми. Нәрсә ошамаганын, нинди клублар икәнен әйтәсем килми. Көн саен тренировкаларга йөрим, форманы тотарга тырышам, профессиональ юнәлештә нинди дә булса үзгәрешләрне көтәм, - ди Данис Зарипов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading