16+

Еланнар куркыта

Җәйнең рәхәтен чебен-черки ала, диләр иде безнең вакытта. Хәзер еланнар да өстәлде. Хәер, элек тә бар иде инде алар.

Җәйнең рәхәтен чебен-черки ала, диләр иде безнең вакытта. Хәзер еланнар да өстәлде. Хәер, элек тә бар иде инде алар.

Урманга барып печән җыйганда, еш күрә идек. Кояшта кызынып яткан еланны урак белән куып җибәрәбез дә эшебезне дәвам итәбез.

Берсендә абый бер еланны чалгысы белән икегә дә кискән иде әле. Икегә бүленгән кара еланның ике якка шуышып киткәне әле дә күз алдымда. Хәзер урманнар тапталмаган, печән чабучысы да сирәгрәкме шунда, болыннар куе үлән белән капланган. Еланнар күренми дә. Шуңа җиләккә, гөмбәгә барырга да куркыта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading