16+

Адел Вафин: «Мамадыш район хастаханәсе яхшы муниципальара үзәк булыр дип уйлыйм»

Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә кичә бәйрәм булды: биредә тантаналы төстә операция блогы, анестезиология һәм реаниматология, стерилизация бүлекләре ачылды.

Адел Вафин: «Мамадыш район хастаханәсе яхшы муниципальара үзәк булыр дип уйлыйм»

Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә кичә бәйрәм булды: биредә тантаналы төстә операция блогы, анестезиология һәм реаниматология, стерилизация бүлекләре ачылды.

Яңа заманча бүлекләр ачылышы тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш Үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин чыгышында яңа бүлекләр ачылуы халыкка югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, заманча җиһазлар уникаль операцияләр ясау мөмкинлеге бирәчәген билгеләп узды. "Алга таба медицина хезмәтен камилләштерү эшендә туктап калмыйбыз. Быел сырхауханәләрне төзекләндерү программасына старт бирелде. Бөтен республика буенча 197 сырхауханәне ремонтлауга 7,5 млрд сум акча каралган. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше программасы дәвам иттерелә", - дип белдерде беренче вице-премьер.

Адел Вафин Мамадыш Үзәк район хастханәсендә ел саен ниндидер яңалык булып торуын билгеләп үтте. "Бу мөһим, чөнки район бик зур, территориясе еракка сузылган, моннан тыш күрше-тирә районнар да бар. Бүгенге вакыйга әһәмиятле. Президентыбыз ярдәме белән заманча операция блогын гына ясап калмадык, стерилизация бүлеген дә җиһазлар белән тәэмин иттек. Медицина ярдәме, хирургия ярдәме куркынычсыз булырга тиеш", - дип ассызыклады министр.

Адел Вафин бүген биредә Россия Федерациясенең әйдәп баручы абдоминаль хирургларның берсе, профессор, онколог Илдар Аглуллинның мастер-класс уздырганын билгеләп узды. "Мондый чаралар бик кирәк, чөнки без эндоскопик хирургияне дә, аз инвазияле тыкшынуларны кулланышка кертергә, онкологик авыруларга тиешле ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бик күп эшләр башкарылса да, киләчәккә тагын да амбициоз бурычлар куярга кирәк. Мамадыш үзәк район хастаханәсе хирургия буенча яхшы муниципальара үзәк булыр дип уйлыйм. Бүгенге җиһазланыш та шуңа өмет итәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - пациентларыгыз һәрвакыт үзләренә карата игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт тойсын. Алар һәрвакыт горурлык белән Мамадыш үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме алулары турында әйтерлек булсын", - дип Адел Вафин хастаханә бригадасына рәхмәтен җиткерде.

Модернизация программасы кысаларында, министр быел 75 объект, киләсе елга 122 объект кертелгәнен билгеләп үтте. Чыгышыннан соң, Адел Вафин хастаханәдә төзелеш эшләре алып барган "Стройсервис" оешмасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хастаханәнең хирургия бүлегенә 90 ел тулган елны аның заманча төс алуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узды. "Иске хирургия бүлегендә шундый начар шартлар иде, ветераннар аны хәтерли, бүгенге шартлар турында алар хыяллана да алмый иде. Без бу бәйрәмне күптәннән көттек. Соңгы 5 елда безнең район хастаханәсенә 200 млн сумга якын акча кертелде. Әле моның белән генә тукталып калмабыз, алга таба палаталарны җиһазлау мәсьәләсе кала. Иң мөһиме - без табиблар белән тәэмин ителгән, аларның күбесенә торак бирелде. Яшь белгечләр дә алтын куллы булыр дип ышанасы килә", - диде район башлыгы. Чыгышын тәмамлап, Анатолий Иванов хастаханәдә хирургия блогында озак еллар фидакарь хезмәт куйган ветераннарны бүләкләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин, Адел Вафин хастаханәгә үтеп, кызыл тасманы кисеп, яңа ачылган бүлекләр белән танышып чыкты. Әйтергә кирәк, хастаханәдә офтальмология ярдәме дә үсеш ала. Заманча технологияләрне Рөстәм Нигъмәтуллин үзе дә сынап карады. Украинадан килеп шушында эшләүче офтальмолог Павел Бондаренко махсус җайланмада аның күрү сәләтен тикшерде.

Алга таба кунаклар былтыр ачылган Гемодиализ бүлегенә узды. Мамадыш районы Урта Сөн авылыннан Зәйтүнә Шәйдуллина бөер җитешсезлеге авыруыннан интегә. "Бөерләрем бөтенләй бетте. Казан табиблары авыр эштән дип әйттеләр. 18 ел сыер саудым, 17 ел сыр заводында эшләдем. 5 бала үстердек. 8 нче ел дәваланам инде. Табиблар искиткеч шәп. Заманча җиһазлары да яхшы", - дип белдерде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Төзелеш-монтаж эшләренә 51 млн сум акча сарыф ителгән. Яңа бүлекләрне җиһазлау 41 млн сумга төшкән. Реанимация бүлеге 4 ятаклы, аппаратура һәм препаратлар саклау өчен аерым бүлмәләр бар. Стерилизация бүлегендә коралларны юу, төргәкләү, стериль кораллар һәм материаллар саклау өчен шартлар тудырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading