16+

Халыкара мөселман киемнәре фестивалендә ир-ат дизайнерлар да катнаша

2 декабрьдә Казанда "Islamic Clothes Fashion" Халыкара мөселман киемнәре фестивале уза.

2 декабрьдә Казанда "Islamic Clothes Fashion" Халыкара мөселман киемнәре фестивале уза.

Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина журналистларга белдергәнчә, чараның программасы бик бай булачак.

- Фестивальгә кадәр «Заманча дөнья модасы индустриясендә мөселман һәм милли кием» дигән түгәрәк өстәл эшләячәк. Быел беренче тапкыр киемнәрне сату да оештырыла. Аларның бәяләре ике меңнән башлап дүрт меңгә кадәр булыр дип көтелә. Чит ил һәм Россия дизайнерлары коллекцияләрен дә тамаша кылырга мөмкин булачак. Тегү һәм дизайн буенча мастер-класслар оештыру да каралган, - дип сөйләде ул фестиваль програмасы турында.

Халыкара классы модельер Надежда Әюпова сүзләренчә, фестивальгә быел Гарәп әмирлекләреннән, Иран, Башкортстан, Оренбург, Мәскәү, Ульяновскидан киләчәкләр.
- Төркиядән дә килергә тиешләр иде, гаилә хәле буенча килә алмый, - диде Надежда Әюпова. Чарага алтмышлап модельер, дизайнер мәктәпләре һәм студияләре катнашырга теләк белдергән.

Наилә Җиһаншина, фестивальдә тиздән ир-ат дизайнерлар да катнашачагын әйтте.
- Алар быел катнашырга тиешләр иде, коллекцияләрендә милли элементлы киемнәр булмаганга, ә ул безнең таләп, әлегә камилләшә торырга куштык, - диде ул. - Киләчәктә дизайнерлар ирләр өчен дә киемнәр тәкъдим итәчәк.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading