16+

Хатирә әбине Владимир Путин котлады

Туксан яшьлек юбилеен каршы алган Хатирә әбине Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Юбилярга аның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты килгән, дип яза "Кайбыч таңнары".

Туксан яшьлек юбилеен каршы алган Хатирә әбине Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Юбилярга аның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты килгән, дип яза "Кайбыч таңнары".

Хатирә әбинең гомер юлы җиңелләрдән булмаган. Кече Кайбыч авылында колхозчы гаиләсендә үскән.

- Без гаиләдә дүрт кыз идек, мин, сеңелләрем Хәдичә, Гайшә һәм Фәүзия. Әтиебез ягыннан туганнарыбыз фаҗигале төстә һәлак булган, шуңа да аларның да дүрт кызы безнең гаиләгә килеп кушылды. Дус яшәдек, - дип тормыш юлы белән таныштырды безне әби. - Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа ундүрт кенә яшь иде әле. Авылдагы ир-егетләр фронтка алынып беткәч, колхозның бөтен авыр эше үсмерләр, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төште. Барлык яшьтәшләрем кебек миңа да ат белән җир сөрергә, урак урырга, урман кисәргә туры килде. Сугыш тәмамлангач, 1946-1952 елларда Мәскәү шәһәрендәге заводка урнаштым, ә аннан соң Казанда сигез ел буена асфальт юллар төзелешендә эшләдем. Тормышның авыр­лыгына, юклыкка чыдар хәл калмагач, 1965 елда гаиләбез белән Төрекмәнстанга күченеп киттек. Анда да җиңел эш көтеп тормаган шул, асфальт җәйдем. Лаек­лы ялга чыккач, торак-коммуналь хуҗалыгында җыештыручы булдым, кибеттә эшләдем. Төрекмәнстанда чуалышлар башлангач, йортыбызны сатып, 2004 елда туган якка кайтып урнаштык.

Әңгәмәгә әбинең улы Фирдүс тә кушылды.
- Безнең әни физик көч таләп итә торган юл төзелешендә ирләр белән тигез эшләде, әмма ул беркайчан да авырлыклардан зарланмады. Хәзер дә гел хәрәкәттә улӘ. нинең дүрт оныгы, биш оныкчыгы, ике оныкчыгының да балалары бар инде, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading