16+

Хәмер сатучыларны соңгы юлга мөселман йолалары буенча озатуны туктатырга җыеналар

Башкортстанда хәмер таратучыларны үлгәннән соң мөселман йолалары буенча җирләмәскә тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдим белән Үчәле районы имамнары белән очрашуда Нәүрүз авыл советы башлыгы Закир Гарипов чыккан, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Үчәле газетасы" хәбәр итүенчә, үзләре хәмер кулланмый торып та, башкаларны эчкечелеккә этәргән кешеләрне җирләргә чакырсалар, Закир Гарипов мәртәбәле җыен әгъзаларына анда бармаска киңәш итә.

Район имамнары бу башлангычны бик теләп бердәм хуплаган.

"Бүгенге көндә халыкның, яңа туучыларның сәламәтлеген саклау турында сүз бара. Монысы мәсьәләнең бер ягы. Ә эчкечелектән күпме бәла? Без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Гадел яшәргә кирәк. "Һәркемгә яшәвенә күрә" принцибы чын мәгънәсен алырга тиеш", - дип белдергән Үчәле районы имам-мөхтәсибе Дим Закиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading