16+

Хәния Фәрхине искә алу флешмобы ничек узды?

Мәгълүм булганча, кичә танылган җырчы Хәния Фәрхи вафатына 40 көн тулды. Көндез җырчыны якыннары, иҗатташ дуслары Коръән мәҗлесендә искә алды.

Хәния Фәрхине искә алу флешмобы ничек узды?

Мәгълүм булганча, кичә танылган җырчы Хәния Фәрхи вафатына 40 көн тулды. Көндез җырчыны якыннары, иҗатташ дуслары Коръән мәҗлесендә искә алды.

Кич Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында Хәния Фәрхинең тамашачылары флешмоб оештырды. "Татар-информ" агентлыгы язганча, иң элек чарада катнашучылар "Əлдермешкә кайтам әле" җырын гына башкарырга планлаштырылган булган, нәтиҗәдә, берничә композиция яңгыраган.

Хәния Фәрхинең хиты булган "Əлдермеш"тән тыш, Камал театры каршына җыелучылар "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Җырлап яшик" кебек җырларны да берничә тапкыр башкарган.

- Башта алар Хәния исемен гәүдәләндерү өчен "Х" хәрефе итеп тезелеп басты. Аннан исә "Х" һәм "Ф" хәрефе булып басып җырлады, - дип яза "Татар-информ" хәбәрчесе Лилия Локманова.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading