16+

Иң яхшы хикәя язучыны 1000 евро "көтә"

Проза белән кызыксынучы яшь­ләр өчен үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге ачылды. «Ялкын» журналы, «Калеб» һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, «Яңа татар прозасы» конкурсы оештыра.

Проза белән кызыксынучы яшь­ләр өчен үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге ачылды. «Ялкын» журналы, «Калеб» һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, «Яңа татар прозасы» конкурсы оештыра.

- Бәйгедән бигрәк, бу - тәҗрибә уртаклашу урыны, лаборатория дип әйтергә мөмкин. Соңгы елларда проза язучылар артып киткәнлектән уйлап чыгарылган чара иде бу. Бүгенге көндә конкурска 24 кеше үзләренең әсәрләрен җибәрде. Күбесе - кызлар. Әсәрләрдә мәхәббәт, наркомания, тормыш-көнкүреш темасы яктыртылган. Без бәйгедә катнашучыларның яшен чикләмәскә булдык. Ай дәвамында алар белән дүрт остаз эшләргә тиеш. Яшь авторлар һәр көнне проза әсәре язачак. Остаз итеп Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән, Илдар Әбүзәров (соңгысы рус телендә иҗат итә) кебек язучыларны сайлап алдык. Шушы остаханәдә язган әсәрләреннән чыгып, иң яхшылары бәяләнәчәк. Җиңүчеләр май аенда Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк, - диде «Калеб» әгьзасы Йолдыз Миңнуллина.

Бөтендөнья татар яшьлә­ре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин әйткәнчә, проза язучыларны кызыксындырырга кирәк.
- Быел 1 мең евроны әлеге конкурста җиңүчегә тапшырачакбыз. Аны фин татарлары тапшырырга җыена. Соңгы вакытта яшьләр нинди әсәрләр укыйлар, дип сорыйлар. Миңа Ркаил Зәйдулла иң актив язучы булып тоела. Аның әсәрләрен укып барабыз. Шулай ук Марат Кәбиров бик актив. Сер түгел, кайбер язучылар, әсәрләрен рус телендә язсалар да, үзләрен татар язучысы итеп саныйлар. Мин моның белән килешәм, - ди ул.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин язучыларны үстерүдә кызыксындыру чаралары кирәклеген ассызыклады.
- Әдәбиятта яңа исемнәр барлыкка килүгә бу бер җирлек булыр иде. Конкурста җиңүче авторның әсәре «Ялкын» журналында дөнья күрәчәк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading