16+

Ике миллион сум – спорт мәйданчыгы өчен

Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булды. Казан муниципаль берәмлеге командасы беренче урынны яулады.

Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булды. Казан муниципаль берәмлеге командасы беренче урынны яулады.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләгәнчә, узган ял көннәрендә хезмәткәрләр спортның сигез төрендә тирләп-пешеп, көч сынашкан. Казан - дүртенче ел рәттән әйдаман.
Мэр Илсур Метшин: "Казан бу җиңүе белән - Россиянең спорт башкаласы дигән бәяләмәне тагын бер мәртәбә дәлилләде",- диде. Шәһәр башлыгы сәламәт яшәү рәвешен сүздә генә түгел, ә гамәлдә пропагандалауның нык әһәмиятле булуына басым ясады. Шәһәр башкарма комитеты командасына спартакиадада беренче урынны алганы өчен бирелгән ике миллион сум приз Казанда спорт мәйданчыгы төзелешенә тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading