16+

Илсур Метшин казанлыларны Шәһәр һәм республика көне белән котлады

Шәһәр мэры Илсур Метшин казанлыларны бәйрәм белән котлады дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы. "Хөрмәтле казанлылар! Сезне ихластан Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәм республика һәм аның башкаласында яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки безнең һәрберебезне, яшькә, һөнәргә һәм кызыксынуларыбызга карамыйча, шәһәребезгә мәхәббәт, аның...

Шәһәр мэры Илсур Метшин казанлыларны бәйрәм белән котлады дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

"Хөрмәтле казанлылар!

Сезне ихластан Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм республика һәм аның башкаласында яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки безнең һәрберебезне, яшькә, һөнәргә һәм кызыксынуларыбызга карамыйча, шәһәребезгә мәхәббәт, аның язмышына битараф булмавыбыз берләштерә. Без хаклы рәвештә аның бай тарихы, җиңүләре һәм казанышлары белән горурланабыз, һәм бу - безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән, хөрмәтле казанлылар, Татарстан башкаласы барлык мөһим юнәлешләр буенча югары социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешеп, үсә бара.

Елдан-ел шәһәребез күркәмләнә бара, кунакларның һәм туристларның игътибарын җәлеп итә. Казанда даими рәвештә машстаблы вакыйгалар, массалы бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар уздырыла, әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Әлеге вакыйгаларның һәрберсендә шәһәр иминлеге өчен эшләп, аңа җаны белән бирелгән яшәүчеләрнең катнашы сизелә. Нәкъ менә шуның өчен без быел, бөтен дөньядан футбол җанатарларын Казанда җыйган, Конфедерацияләр кубогын уңышлы итеп уздырдык. Шуның белән Казан Россиянең спорт башкаласы гына түгел, ә ачык, кунакчыл шәһәр икәнен дә исбатладык.

Сезнең белән бергә шәһәребезне тагын да матур, яхшы итәчәгебезгә ышанам! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар һәм иминлек телим!", - диелә котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading