16+

Бүген Гашура көне

Хиҗри календаре буенча беренче ай - мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала.

Хиҗри календаре буенча беренче ай - мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала.

Гашура мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашура көне мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне.
Аллаһ Тәгалә бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан. Шушы көндә бик күп пәйгамбәрләр төрле золымнардан котылган. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең бу көн хакында хәдисләре бар.

Пәйгамбәребездән: "Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?" - дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр", - дигән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча мөселман кардәшләрне бу көнне Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, сәдакаләр өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакыра. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһ Тәгалә бик күп саваплар бирер. Гашура көнендә бирелгән тузан бөртеге кадәр сәдака өчен дә Раббыбыз Өхед тавы зурлыгында әҗер-саваплар бирергә вәгъдә иткән, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading