16+

Иртәгә әниләр көне, кая барырга?

Әниләр көне гадәттә, һәр ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла, быел исә ул 29 ноябрьгә туры килә.

Әниләр көне гадәттә, һәр ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла, быел исә ул 29 ноябрьгә туры килә.

Ягъни иртәгә барлык әниләребезгә дә тагын бер кат иң җылы сүзләрне әйтү, котлау, хисләребезне җиткерү мөмкинлеге булачак. Тарихка күз салсак, бәйрәм әле чагыштырмача яңа гына барлыкка килгән. Беренче тапкыр аны 1998 елда уздырган булганнар. Сүз уңаеннан, әни көнен чит илләрдә дә үткәрәләр икән. Кайсы илдә ул мартта, кайсында декабрьдә үтә, ләкин ничек кенә булмасын, асылы бер - әниләрне хөрмәтләү, әни дәрәҗәсен күтәрү.

Казанда исә әниләр бәйрәме уңаеннан шактый гына чаралар да әзерләнгән. Әйтик, иртәгә сәгать 12.00дән 13.30 га кадәр Казан зоопаркына мастер-класслар узачак. Монда теләгәннәрне хайваннар өчен тәмле ризык пешерергә өйрәтәчәкләр. Аннары үзең пешергән ризык белән "әни" хайваннарны сыйларга да мөмкин булачак. Казан Кремьле исә иртәгә барлык балаларны да әниләре белән көтеп кала. 29 ноябрь көнне музейда экскурсия бушлай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading