16+

“Кайнар йөрәк”леләрне барлыйлар

"Кайнар йөрәк" социаль-мәдәни инициативалар фонды күкрәк билгесен тапшыруга гаризаларны 30 ноябрьгә кадәр кабул итә. Бүләкләү тантанасы 2016 елның февралендә Мәскәүдә була.

"Кайнар йөрәк" социаль-мәдәни инициативалар фонды күкрәк билгесен тапшыруга гаризаларны 30 ноябрьгә кадәр кабул итә. Бүләкләү тантанасы 2016 елның февралендә Мәскәүдә була.


Инициативаның төп максаты - актив тормыш позициясен белдергән, батырлык кылган, кешеләргә ярдәмгә килгән һәм тормышның катлаулы сынауларын узган 23 яшькә кадәрге балаларга һәм яшьләргә хөрмәт һәм ихтирам белдерү.

"Кайнар йөрәк" оештыру комитетына күкрәк билгесе тапшыруга ел да Россиянең күп кенә төбәкләреннән меңнән артык гариза килә.

Һәр елны бүләкләнгән егет-кызларның гамәлләрен һәм җәмәгать оешмаларының эшчәнлеген бәян итә торган "Кайнар йөрәк" дип аталган мактау китабы да дөнья күрә.

Күкрәк билгесенә ия булучыларга "Орленок" һәм "Смена" Бөтенроссия балалар үзәкләрендә махсус сменалар оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading