16+

Казан “бәрхет сезоны”нда да популяр

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск көз башында сәяхәт өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче унлыгын тәшкил итә.

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск көз башында сәяхәт өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче унлыгын тәшкил итә.

2017 елның сентябрендә "бәрхет сезоны"нда сәяхәтләр өчен Россиядә иң популяр шәһәрләр рейтингын туристларны онлайн-броньлау системасы нәтиҗәләре буенча "ТурСтар" аналитик агентлыгы төзегән.
Казанга бәрхет сезонында килгән туристлар кунакханәләрне өч көнгә броньлый һәм тәүлегенә 3,1 мең сум акча туздыра.

Чагыштыру өчен: Мәскәүдә 3,5 көнгә броньлыйлар - тәүлегенә 3,4 мең сум, Ярославльдә 1 көн - 2,9 мең сум, ә беренче унлыктан иң арзан шәһәр - Түбән Новгород (тәүлегенә 2,6 мең сум).

"Бәрхет сезоны"нда Россиядә популяр курортларның лидеры - Сочи, Ялта һәм Анапа, ә чит ил курортларына килсәк - Төркия, Греция һәм Испания.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading