16+

Казанда аш-су осталары көч сынаша

22 февраль көнне Казанда пешекчелек һәм аш-су эше өлкәсендә "Татар гаиләсе" дип аталган яшь талантлар конкурсы узачак.

22 февраль көнне Казанда пешекчелек һәм аш-су эше өлкәсендә "Татар гаиләсе" дип аталган яшь талантлар конкурсы узачак.

Чара танылган пешекче Юныс Әхмәтҗановның юбилеена багышлана. Конкурс кысаларында Казанның техник уку йортлары һәм көллиятләре студентлары, шулай ук Россия һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгән пешекчелек эше вәкилләре үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучылар үзләренең талантларын аш-су иҗатында күрсәтә, эш тәҗрибәләрен тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, мактау кәгазьләре һәм таныклыклар биреләчәк. Чара 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Шмидт урамында урнашкан бер ресторанда үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading