16+

Казанда, янгын чыгып, 24 кешенең гомере өзелгән

Казанда быелның тугыз аенда 463 янгын чыккан, шул сәбәпле 40 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Казанда быелның тугыз аенда 463 янгын чыккан, шул сәбәпле 40 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

- Яна башлаган өйләрдән һәм фатирлардан 43 кешене коткарып калдык. Кызганыч, 24 кешенең гомере өзелде, - диде шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Исерек килеш өйдә тәмәке тарту күп вакыт күңелсез тәмамлана. Янгында үлгән 15 кеше исерек булган.

Башкалада 46 985 шәхси йорт исәпләнә.
- Иске-москы электр чыбыкларыннан ут сузарга, тузган электр җиһазларыннан файдаланырга, каралты-курага якын урында чүп-чар яндырырга ярамый. Мичләр төзек, ә төтен юллары тыгылмаган булырга тиеш. Быел 9,9 мең йортта төтен торбалары чистартылды, - диде Фердинант Тимурханов.
Быелгы янгыннарда үлүчеләрнең 55,6 проценты - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Газ яки электр плитәсенә куйган әйберләрен онытып җибәрүләре дә кайчак янгын белән тәмамлана. Шәхси йортларны да янгын турында хәбәр бирә торган приборлар, электр утын автомат рәвештә өзә торган механизмнар белән җиһазландыру хәерле.
- Инспекторлар ялгызы гына яшәүче 3597 кешегә, күп балалы 5825 гаиләгә барып, янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрде. Эшләп торган газ плитәсе, мич янына сабыйлар якын җибәрелмәсен, шырпылар һәм чакматашлар балалар ала алмаслык урыннарга куелсын иде, - диде Фердинант Тимурханов.

Шәһәр мэры Илсур Метшин да шәхси секторның янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә аеруча җаваплылык таләп итүен искәртте.
- Янгын чыккан очракларда, ничек эвакуация башкарырга кирәклеген мәктәп укучылары ата-аналарга караганда яхшырак белә. Чөнки алар күнекмәләр узалар. Өлкәннәр белән дә әледән-әле «эвакуация» өйрәнүләре оештырырга кирәк, - диде Илсур Метшин.
Казанда янгын куркынычсызлыгы чараларына быел гына да 12 миллион 72 мең сум акча тотылган. Тугыз айда янгыннар узган елның шул чорындагыдан 9,4 процентка азрак булган. Ут чыганаклары белән һәркемнең һәрвакыт бик сак эш йөртүе сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading