16+

Казанлыларга чүп җыеп бүләкле булу мөмкинлеге бар

Казанлылар катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшыра алалар, моның өчен аларга бүләкләр дә биреләчәк.

Казанлылар катыргы, кәгазь, пластик шешә һәм көнкүреш химиясеннән калган буш савытларны икенчел эшкәртелешкә тапшыра алалар, моның өчен аларга бүләкләр дә биреләчәк.

Бүгенге көндә шәһәрдә "Чиста мохит" сынау проекты кысаларында икенчел чималны кабул итү өчен ике пункт эшли - Мәүләтов ур., 9 һәм Фучик ур., 72 адреслары буенча. Киләчәктә Казанда 30дан алып 50гә кадәр шундый пунктларны булдыру планлаштырыла. Биредә калдыкларны сортларга бүләләр, үлчиләр, пресслыйлар һәм калдыкларны эшкәртә торган заводка җибәрәләр.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, чүпләрне аерым җыю берьюлы ике әһәмиятле бурычны чишәргә булыша: полигоннарны "бушатырга" һәм файда алырга. Бер көн эчендә бер пункттан 1,5 тонна калдык эшкәртелүгә җибәрелә.

"Чиста шәһәр" проекты икенчел чималны җыю буенча ике пункт ачу белән старт алды, Казанда барлыгы 30дан алып 50гә кадәр шундый пунктлар ачу планлаштырыла. Икенчел чималны кабул итә торган бер пунктны урнаштыру уртача 600 мең сумга төшә.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, Казан халкы чүпләрне аерым бүлеп җыюга теләктәшлек белдергән һәм көн саен күбрәк чимал алып килә икән. Проектта катнашып, казанлылар шәһәрне чистартырга гына булышып калмыйлар, үзләренә азрак файда да эшлиләр. Мәсәлән, пунктларда макулатурага бер килограмм өчен 4 сум бирсәләр, катыргы кәгазьләре өчен - 6 сум, пластик шешәләрнең килограммы - 15 сум.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading