16+

Халыкның 30 проценты аяк киемен ай саен ремонтка бирә

Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса, диләрме әле? Халыкның күбесе аяк киеменең сыйфатыннан канәгать түгел. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халыктан аяк киеме турында сорашкан.

Кеше үзенең тормышын аяк киеменнән башка күз алдына да китерә алмый. Сезонына карап туфли, итек, ботинка сатып ала. Баксаң, сораштыруда катнашкан 40 кешенең 62 проценты һәр сезон саен яңа аяк киеме сатып ала икән. Бары 5 проценты гына бер алган аяк киеме белән берничә ел йөри. 33 проценты сезонына хәтта берничә тапкыр аяк киемен алыштырырга мәҗбүр. 48 процент респондент аяк киеменең сыйфатыннан канәгать түгел. 35 процент кеше аяк киемен ел саен ремонтлата. 30 процент сораштырылучы, һәр ай саен ремонтка йөрергә туры килә, дигән. «Аяк киемен кайдан сатып аласыз?» дигән сорауга, 40 процент респондент – базардан, 43 проценты – кибеттән, 7 проценты интернет- кибетләрдән дип җавап биргән. Сораштыру күрсәткәнчә, халык арасында чит ил аяк киеменә, үзебездә җитештерелгәненә дә ихтыяҗ тигез дәрәҗәдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading