Хәзер ике шәһәр арасында 23 рейс йөри.
Көн саен автобуслар 3,5 мең пассажир ташый. Аларның күбесе - Иннополиста эшләүчеләр. Әлегә юлда йөрү бушлай булган. "Әмма, шәһәр бюджеты моның өчен һәрвакыт акча бүлеп бирә алмый. Без - транспорт компаниясе түгел", - дигән "Татар-информ"га Иннополис шәһәренең мэры Руслан Шагалеев. Казаннан Иннополиска бару бәясе ничә сум булачагы әлегә төгәл хәл ителмәгән, билетлар 80 сумнан да артмас, дип ышандыралар. Билеттан кергән акча шәһәрне үстерүгә тотылачак.
Комментарийлар