16+

Киләсе елдан октябрьнең соңгы якшәмбесендә әтиләр көнен бәйрәм итә башлыйбыз

Казанда дүртенче тапкыр Бөтенроссия «Ана бөеклеге» форумы уздырыла.

Казанда дүртенче тапкыр Бөтенроссия «Ана бөеклеге» форумы уздырыла.

Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте һәм Андрей Первозданный Фонды, «Истоки» максатчан капиталы фонды, Милли дан үзәге ярдәме белән оештырыла. Быел форумда 700гә якын делегат катнаша. Араларында Россия төбәкләреннән, Грузия, Япония, Китай, Сербиядән, барлыгы җиде чит илдән галимнәр, җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә бар. Быелгы форумның үткәрелү урыны итеп Казан юкка гына сайланмаган. Чөнки Казанда бөтен Россия күләмендә үрнәк булырлык гаиләләр җитәрлек. Аерылышучылар саны да соңгы елларда сизелерлек кимеде, йөклелек чорында баланы төшертү очраклары да азайды. Кыскасы, гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә Татарстанда зур урын бирелә. Быелгы форумның темасы - "Россия киләчәгенең нигезе - гаиләдә сакланып килгән берничә гасырлык традицияләр" дип атала. "Ана бөеклеге " форумы иң беренче тапкыр 2006 елда оешкан булган. Ул чакта ул авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан барлыкка килгән. Форум елдан ел киңрәк масштаблар ала.

Россия президенты Владимир Путин: " Күп балалы гаилә Россиянең символына әйләнергә тиеш. Өч балалы гаиләләр илебездә норма булып саналсын иде", дип махсус әзерләнгән видоязма аша теләкләрен җиткерде. Быелдан Татарстан да "Ана бөеклеге" форумына кушылды, әлеге хакта килешү дә имзаланды. Милли дан үзәгенең Попечительлек Советы рәисе Владимир Якунин искәрткәнчә, нәкъ менә Татарстанда азык-төлек калдыкларын сатып акча эшләгән, булган мөлкәтен балалар йортларына, ятим сабыйларга автобус алуга тоткан хәйрияче Әсгать Галимҗановка һәйкәл куелган, бу исә барысы да Татарстандагы мохитне, җәмгыятьнең гаиләгә мөнәсәбәтен билгели.

Татарсан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә,

- Гаилә безнең дәүләтнең нигезе. Телебезне, милләтебезне саклап калуда ныклы күркәм гаиләләрнең роле зур. Мондый форумны уздыру республика өчен бик мөһим. Гаилә коруга җитди карарга кирәк. Гаилә өчен иң зур бәхет ул - балалар, аларга төпле белем бирү кирәк, балалар безнең киләчәгебез. Шуңа да республикабызда гаиләләргә һәрчак ярдәм булачак, - диде.

Форумда шулай ук әти дәрәҗәсен күтәрү турында да фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, киләсе елдан октябрьнең соңгы якшәмбесен әтиләр көнен бйрәм итәргә уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading