16+

Конфедерация Кубогы вакытында волонтерлар һәм җанатарлар шәһәр транспортында бушка йөри

Конфедерация Кубогы вакытында шәһәр юл-транспорт хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк. Матч булган көннәрдә җәмәгать транспорты дүрт сәгатькә озаграк эшли. Шулай ук "Казан" аэропортыннан тимер юл вокзалына кадәр өстәмә ике автобус маршруты кертелә. "Казан - аэропорт" маршруты буенча йөргән электричка исә аэропортка кадәр туктамыйча барачак. Моңа өстәп аэропортта өстәмә терминал булдырылачак.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров шәһәр халкына ярышлар барган вакытта шәхси транспорттан баш тартырга киңәш итте.

- Казанның кайбер урамнарында юллар ябылу сәбәпле халыкка җәмәгать транспортыннан куллану җайлырак булачак. Спорт объектлары территориясенә дә шәхси транспортта килү чикләнәчәк. Матчларга билет алганнар һәм волонтерлар ФИФА таләбе буенча Универсиада, Су спорты буенча дөнья чемпионатындагы кебек җәмәгать транспортларында бушка йөриячәкләр. Моның өчен кеше билет һәм җанатар паспортын тәкъдим итәргә тиеш. Транспорт өчен чыгымнарга республика бюджетыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде Андрей Егоров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading