16+

Курил утрауларына барып кайту бәясе ике тапкырга кими

Сахалин өлкәсе хакимияте турист төркемнәренә Курил утрауларына очу өчен авиабилетларга 12,8 млн сум акча бүлеп бирергә уйлый. Шул вакытта билет бәясе ике тапкырга кими, дип җиткерә Татар-информ ТАССка сылтама белән.

Сахалин өлкәсе Хөкүмәте, "Аврора" авиакомпаниясе һәм туристлык компанияләре, тиешле килешү төзеп, Курил утрауларына билет бәясен төшерү турында сүз куештылар", - ди ул.

Хәзер ике якка билет (Көньяк Сахалин - Көньяк Курил - Көньяк Сахалин) туристлар төркеме әгъзаларына элеккеге 30 - 32 мең сум урынына 15 - 16 меңгә генә төшәчәк. Төркемдә 5тән дә ким кеше булмаска тиеш.

"Туристлык компанияләре мониторингын үткәргәндә, Курильск юнәлешенә турларның ике тапкыр кимүен күрдек, бу исә Курил утраулары икътисады кереме якынча 27 миллионга төшүен күрсәтә", - дип җиткергән Наталья Иванова.

Хакимият, билет бәясен төшереп, узган елгы күрсәткечләрне кайтарырга планлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading