16+

Мамадышның район хастаханәсендә операция, анестезиология һәм реаниматология бүлекләре ачыла

Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә реконструкция эше тәмам: биредә бүген операция блогы, анестезиология һәм реаниматология бүлеге, стерелизация бүлеге ачыла, дип хәбәр итә Татар-информ.

Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә реконструкция эше тәмам: биредә бүген операция блогы, анестезиология һәм реаниматология бүлеге, стерелизация бүлеге ачыла, дип хәбәр итә Татар-информ.


Яңа заманча бүлекләр ачылышы тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш Үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев катнашачак.

Заманча җиһазлар файдаланышка кертелү Мамадыш районында медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бүлекләр 41 млн сум күләмендәге заманча җайланмалар белән җиһазланган. Бүгенге көндә барлык төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Реанимация бүлеге 4 ятаклы, аппаратура һәм препаратлар саклау өчен аерым бүлмәләр бар. Стерилизация бүлегендә коралларны юу, төргәкләү, стериль кораллар һәм материаллар саклау өчен шартлар тудырылган.

Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә хирургия бүлеге 1928 елдан эшли. 1996 елда анестезиология һәм реанимация бүлекләре ачылганчы, интенсив терапия палаталары хирургия бүлеге составында булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading