16+

Мария Киселева мандариннар вәгъдә итми, ләкин Кыш бабай булачак

Яңа ел яллары вакытында өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева «Төшләр иленә» сәяхәткә чакыра.

Мария Киселева мандариннар вәгъдә итми, ләкин Кыш бабай булачак

Яңа ел яллары вакытында өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева «Төшләр иленә» сәяхәткә чакыра.

Тамаша 2‑9 гыйнвар көннәрендә Казанда Спортның су төрләре сараенда узачак. Бу - Мариянең казанлыларга күрсәтелгән өченче тамашасы.

- Мин үземне, чын мәгънәсендә, Татарстанның дусты итеп саныйм. Сездә оештырылган һәр чарада катнашырга яратам. 10 ел элек олы кызымны табарга әзерләнгәндә, олыларга да, балаларга да кызыклы булырдай гаилә спектакле ясау идеясе килгән иде. Аның Мәскәүдә генә түгел, Казан белән Петербургта да үз тамашасын таба алуына сөенеп бетә алмыйм хәзер, - ди спортчы.

Спектакльне оештыручылар тамашачыларны моңарчы күрелмәгән эффектлар һәм сюрпризлар белән шаккатырмакчы. Күренешләр берьюлы өч киңлектә - һавада, суда һәм җирдә барачак. Бу - спорт белән сәнгатьнең кушылган урыны: залда бер үк вакытта синхрон йөзүчеләр дә, гимнастлар да, флайбордистлар да чыгыш ясаячак. Тамашада хайдайвинг элементлары да булачак. Билетлар 500 сумнан 1200гә кадәр.

Бер сәгать тә ун минут барган спектакль көненә өч тапкыр (11.00, 14.30, 18.00 сәгатьләрдә) күрсәтеләчәк. Яшь буенча чикләүләр юк, ләкин спортчы өч яшьтән дә кечерәк балалар белән тамашага килергә киңәш итми.

- Үзем дә ана буларак, балаларның сәламәтлеге өчен борчылам. Андагы көчле музыка баланы куркытырга мөмкин. Сабыйлар өчен кайвакыт бер сәгатьлек тамашаны карау, аңлау авыр бирелә, - ди Мария.

Уникаль тамашада Казан артистлары һәм спортчылары да катнаша. Гомумән, шоуга төбәкләрдәге артистларны җәлеп итәргә тырышканнар.
- Бу төбәкләрдә спорт һәм мәдәниятне үстерү өчен мөһим. Биючеләребез дә, хореограф та Казаннан. Синхрон йөзү буенча төп рольләрдә - Чаллы кызлары. Сездә көчле синхрон йөзү мәктәбе эшләп килә. Тамашада Казанның цирк артистлары да катнаша. Проектны оештыруда сезнең волонтерларның ярдәме зур. Казандагы кебек волонтерларны табарга кирәк әле, - дип белдерде Мария Киселева.

Яңа елда Кыш бабайсыз бәйрәм бәйрәм булмый инде. Шуңа да спектакль башланганчы һәм аннан соң да кечкенә тамашачылар өчен, Кыш бабай катнашында, күңел ачу программасы әзерләнә.
- Яңа ел яллары - гаиләне берләштерә, ата-аналарның балалар белән бергә ял итә торган чоры. Шуңа да тамашаны ничек тә кызыклы итәргә тырыштык. Мандариннар вәгъдә итмибез, ләкин сәхнәдә Кыш бабай белән яшел чыршы булачак, - диде Мария.

Декабрьдән Мария Киселева казанлылар өчен мастер-класслар да оештырачак. Гомумән, Олимпия чемпионы республикадагы спортка булган игътибарга сокланып туя алмый.
- Тикмәгә генә спорт башкаласы димиләр сезне. Сездә йөзә белмәгән бала юк бугай. Сәламәт яшәү хәзер модада, спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт булыгыз! - дигән теләктә ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading