16+

Математикларга Лобачевский премиясе биреләчәк

Казан федераль университеты математика өлкәсендә эшләүче яшь галимнәргә ике елга бер тапкыр Лобачевский исемендәге махсус премия бирәчәк. Моңарчы мондый премия бары тик геометрия өлкәсендә генә тапшырыла иде.

– Геометрия юнәлешендә күп галимнәр эшләми. Лобачевскийның математикага керткән өлешен дә исәптә тотып, без бу премияне математика буенча да бирергә булдык, – диде университетның мәгариф өлкәсе проректоры Дмитрий Таюрский. 
Әлеге идеяне алгебра һәм математик логика кафедрасы мөдире Марат Арсланов та хуплады. 
– Бу премияне без 30-35 яшьләрдә булган яшь галимнәргә тапшырырга җыенабыз, – диде ул. 
Соңгы тапкыр Лобачевский медале 2002 елда, ә премиясе 2000 елда тапшырыла. 2016 елда университет әлеге премияне бирү традициясен яңартырга булган.
Быел геометрия өлкәсендәге медальне Америка математигы, Калифорния университеты профессоры Ричард Мелвин Шен алды. Аңа 75 000 доллар акчалата премия бирделәр. Яшьләр өчен булган премия исә уку йортының финанс мөмкинлекләреннән чыгып биреләчәк. 

фото: localway.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading