16+

Мөхәммәт Сабиров вафат булды

1991-1995 елларда Татарстан Республикасының элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабировның 83 нче яшендә вафат булды. Белешмә өчен Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килгән. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укыган. Уфа нефть институтын тау инженеры белгечлеге буенча (1955), ССРБ...

1991-1995 елларда Татарстан Республикасының элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабировның 83 нче яшендә вафат булды.

Белешмә өчен
Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килгән. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укыган.
Уфа нефть институтын тау инженеры белгечлеге буенча (1955), ССРБ Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган (1983).

1955-1964 елларда - "Әлмәт нефть боралау" трестының 2нче контора боралаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, җитештерү-техник бүлек җитәкчесенең урынбасары

1964 елда - "Әлмәт нефть боралау" трестының фирка комитеты секретаре
1965-1968 елларда - Әлмәт КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре
1968-1981 елларда - "Востокмонтажгаз" (Әлмәт) трестының җитәкчесе
1981-1984 елларда - "Татнефтестрой" җитештерү берләшмәсенең башлыгы
1984-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары
1991-1995 елларда - Татарстан Республикасы Премьер-министры
1990 елдан башлап Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшә.
1991-1993 елларда - Россия Федерациясе Югары Советы депутаты
1995-1999 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы
1998 елның 23 сентябрендә Татарстан Республика фиркасенең рәисе итеп сайлана.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. СССР Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан Респуликасының атказанган төзүчесе (1982).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading