16+

Мөселманнар өчен туризмны оештыруда өстәмә мөмкинлекләр ачыла

Техник җайлау һәм метрология буенча федераль агентлык Россиядә эшләп килүче хәләл туризмның ирекле сертификациясе белән бәйле кагыйдәләр стандартын теркәде.

Техник җайлау һәм метрология буенча федераль агентлык Россиядә эшләп килүче хәләл туризмның ирекле сертификациясе белән бәйле кагыйдәләр стандартын теркәде.

Бу ислам кануннарын саклаучы мөселманнар өчен туризмны оештыруда өстәмә мөмкинлекләр ача. Россия кунакханәләрендә хәләл стандарт проектын тормышка ашыру, Россия мөфтиләр советы кунакханәләр бизнесы вәкилләре белән берлектә, 2016 елның августында ук башланган. "Хәләл" халыкара стандартизация һәм сертификация үзәгенең генераль директоры Айдар Газизов әйтүенчә, хәләл кунакханәләрдә кешеләр һәм хайваннар сыны булган скульптуралар һәм рәсемнәр юк. Бу кунакханәләр Коръәннән тәрҗемәләр, намаз уку келәмчекләре, хәләл туклану белән тәэмин ителә. Намаз укыганда белү өчен изге Кәгъба юнәлеше дә күрсәтелгән була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading