16+

Мәскәүдә Нәҗибә Ихсанова турында фильм күрсәттеләр

Татар мәдәният үзәгендә күрсәтелгән фильм «Нәҗибә» дип атала. Режиссеры - Алмаз Нургалиев.

Татар мәдәният үзәгендә күрсәтелгән фильм «Нәҗибә» дип атала. Режиссеры - Алмаз Нургалиев.

Фильм танылган артистканың 90 еллык юбилеена багышланган. Аны тәкъдим итү чарасында Нәҗибә Ихсанова, Әлфия Миңнуллина да бар иде. Әсәрнең төп темасы - мәхәббәт. Тормышка, театрга, әйләнә тирәгә мәхәббәт.

Нәҗибә ханым турында аның якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, группадашлары сөйли. Фильм гаилә фотоальбомындагы фоторәсемнәр, Туфан Миңнуллинның архив видеотасмалары белән дә баетылган.

Казан тамашачысы фильмны 5-11 сентябрь көннәрендә булачак XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә карый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading