16+

Муса Җәлилнең икенче никахтан туган кызы: «Әти рухына дога кылдырасым килә»

25 август көнне Санкт-Петербургта татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилне искә алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Муса Җәлилнең икенче никахтан туган кызы, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәгән Люция Җәлилова.

Муса Җәлилнең икенче никахтан туган кызы: «Әти рухына дога кылдырасым килә»

25 август көнне Санкт-Петербургта татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилне искә алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Муса Җәлилнең икенче никахтан туган кызы, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәгән Люция Җәлилова.

"25 август безнең өчен бик тетрәндергеч дата ул, - ди Люция Җәлилова. - Элегрәк, Казанда торганда 1 май мәйданындагы һәйкәле янына бара идек. Хәзер менә Санкт-Петербургтагысына йөрибез. Иртәгә кызым Лилиан һәм оныклар белән тантаналы митингка чакырдылар.Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллеге зурлап искә алачак. Без дә анда катнашачакбыз. Әтинең туган көнендә дә һәйкәлгә чәчәкләр салабыз. Мусаны Җәлилнең оныклары үзләренең кем дәвамчылары икәнен белеп үсә. Аларга үзем әтиемнең шигырьләрен өйрәтәм. Әтинең туган ягы Оренбургка да барырга исәп тотабыз. Якташлары янында дини мәҗлес оештырып, әтием рухына дога укытасым килә. Казанда да инде 2011 елдан бирле булганым юк".



Зәкия Садыйкова һәм Люция, 1958 ел.

Исегезгә төшереп узабыз: моннан 73 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак була.Татар җәмәгатьчелеге һәр ел саен нәкъ 25 август көнне шагыйрь һәм аның үзе кебек курку белмәс көрәштәшләрен олы ихтирам белән искә ала . Быел да Казанда истәлек чаралары оештырылачак.

Каһарман шагыйрьнең 1 май мәйданындагы һәйкәленә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салына. Митинг 12:00 сәгатьтә башланачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, татар мәдәнияты әһелләре, язучылар һәм М. Җәлил иҗатын сөючеләр җыелачак.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading